Татарстан башкаласы ил күләмендә "акыллы шәһәрләр" рейтингында алдынгы урыннарның берсендә тора. Бу хакта Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
-Казанда процессларны һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру юнәлешендә бай тәҗрибә тупланган. IT-чишелешләрне куллану бәрабәренә безнең башкала ил күләмендә "акыллы шәһәрләр" рейтингында алдынгы урыннарның берсендә тора, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Казан "акыллы" рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербургка гына уздыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез