Бүген Татарстан нефть-газ-химия форумы кысасында Kazan Oil, Gas & Chemistry халыкара нефть-газ-химия комплексы ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, күргәзмәгә килеп, тармактагы яңалыклар белән танышты.
Быел күргәзмә кунакларны гаять күп стендлары белән таңга калдырды. Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында билгеләп үткәнчә, анда Россия һәм чит илләрнең 200гә якын тармак компаниясе катнаша.
Татарстан Рәисе иң элек “Татнефть”, СИБУР һәм ТАИФ экспозицияләрен карады. Биредә аңа компанияләрнең продукциясе үрнәкләре күрсәтелде һәм аларның казанышлары, алга таба планнары турында сөйләп үтелде.
Тулаем алганда, күргәзмәдә, чимал һәм инструментлардан алып, пилотсыз очкычлар, машина төзелеше, логистика өлкәләренә кадәр, төрле өлкәләрдә нефть-газ-химия комплексына бәйле рәвештә җитештерүчеләрнең продукциясен күрергә мөмкин.
Мисалга, “Транснефть” – шартлаудан сакланылулы электр двигателе макеты, Татарстан Фәннәр академиясе – яңа композит материаллар белән таныштыра. Композит торба һәм кабельләргә, шулай ук төрле клапаннарга, монтаж өчен кирәк-яракларга багышланган бик күп стендлар булдырылган.
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Дважды победители” экспозициясенә аерым тукталып үтәргә кирәк. Анда Бөек Ватан сугышы вакытында һәм Җиңүдән соң илне торгызу чорында ТАССР нефтьчеләре, газчылар һәм химикларының эше турында сөйләнелә. Стендта 400дән артыграк экспонат: боерыкларның төп нөсхәләре, сирәк очрый торган архив документлары, ветераннарның шәхси әйберләре, хәрби кием-салым, кислота производствосы хезмәткәренең киеме, корал макеты урын алган. Экспозиция сугышчан батырлыкларны гына түгел, бәлки совет халкының хезмәттәге батырлыкларын, шулай ук сугыштан соңгы чорда илнең ничек торгызылуын яктырта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез