Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Белем. Беренчесе” илкүләм марафоны башланды. Казан исә 11 мәйданчыкның берсе булып тора. Татарстан Милли китапханәсендә Бөек Ватан сугышы эзләре, тарихи хәтерне саклау, тынычлык кадере, замана геройлары турында сөйләштеләр. Марафон 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Чара Россия «Белем» җәмгыяте һәм республика хөкүмәте белән берлектә оештырылды. Әлеге очрашу яшьләрне, мәдәният, фән, сәнгать һәм спорт эшлеклеләрен берләштерә. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен җиткерде:
 – Бүген без сезнең белән бергә киләчәк буыннар өчен тынычлык, азатлык бүләк иткән ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез. Бу марафон - белем бирү мәйданчыгы гына түгел, тарихны искә төшерү, аның дәресләре турында уйлану, совет халкының батырлыгы, ныклыгы үрнәге белән рухлану да. Бу - республикада тарихи дөреслекне сакларга тиешле тагын бер зур вакыйга.
Рәис белдергәнчә, Татарстан – яшьләр өчен мөмкинлекләр территориясе: республикада миллионнан артык яшь кеше яши. Аларга үз теләкләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырыла. Монда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты да мөһим роль уйнаячак.
 Рәис фикеренчә, марафонда яшьләрнең дәүләт эшлеклеләре, танылган мәдәният, фән, сәнгать һәм спорт белгечләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар белән аралашуы аеруча кыйммәткә ия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез