Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган Мәскәү базарында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган Мәскәү базарында булган.

Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.

Галимова үзенең постына видео куйган. Рөстәм Миңнеханов анда сатучылар белән, халык белән аралаша, шулай ук товарларны карый-бәяли. Рәис бер кибеттә имән ботакларыннан ясалган мунча себеркесенә игътибар иткән. Казанда яшәүче бер ир-ат белән сөйләшкәндә, тегесе сатып алган алманы мактый.

“Әйбәт продукт кирәк булса, базарга кем белән килергә икәнен беләсездер”, – дип язган Галимова.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре