Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм башкалар катнашты.
Яңа сәламәтлек саклау объектларын ачуда Татарстан Рәисе ассызыклаганча: "Сәламәтлек саклау мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле булды һәм шулай булып кала да. Бу - гражданнарыбызның тормыш сыйфаты".
«Быел гына да федераль һәм республика проектлары кысаларында 6,3 млрд сумлык 282 объект төзелде һәм ремонтланды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук «Весна» торак комплексындагы поликлиниканың бәясе 1 млрд 662 млн сумга якын булуын хәбәр итте. «Бу заманча бина, иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы. - Мондый объектлар уникаль».
Без ачачак икенче объект - «Волжские просторы» торак комплексында балалар өчен поликлиника, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов (объект видеоконференцэлемтә режимында ачылды). Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, балалар поликлиникасының бәясе – 880 млн. сум, объект республика катнашында федераль программа кысаларында төзелгән.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, республикада сәламәтлек саклау объектларын яңарту буенча проектлар бара, һәм бу эш дәвам итәчәк. «Без Республика клиник хастаханәсен яңарту буенча зур программа билгеләдек, - диде ул. - Кайбер район һәм шәһәр больницалары да шулай ук. Безгә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү бик мөһим. Әмма иң мөһиме - биналар түгел, ә кешеләр. Безнең кайбер территорияләр буенча сорауларыбыз бар – медицина хезмәткәрләре штатының комплектлашуы буенча. Персонал буенча актив эшләргә кирәк. Әйе, бина төзергә була, әмма анда югары квалификацияле, әзерлекле белгечләр дә булырга тиеш".
Бүген үк «Весна» торак комплексында поликлиника янындагы мәйданчыкта ашыгыч медицина ярдәме машиналарын тапшыру тантанасы узды.
Ашыгыч ярдәм машиналары паркын яңарту - республика халкына медицина ярдәме вакытында һәм югары дәрәҗәдә күрсәтеләчәгенә гарантия. Паркны яңарту буенча эш эзлекле һәм системалы алып барыла. Августта Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән сәламәтлек саклау системасы автопаркы яңартылды. Ашыгыч медицина ярдәме паркы 100 «Атлант» маркалы автомобиль һәм 40 «Лада» җиңел автомобиле белән тулыланды.
Бүген тагын 9 автомобиль тапшырылды.
"Бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Җәй көне без сәламәтлек саклау оешмаларына автомобильләр тапшырдык инде. Бүген тапшыра торган әлеге 9 автомобиль шулай ук пациентларны йөртүне оештыру һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен каралган».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, заманча медицина тиешле заманча җиһазланудан башка мөмкин түгел. "Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм, - диде ул. - Барысы да халкыбыз сәламәтлеге файдасына булырга тиеш».
Белешмә өчен:
«20 нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ Казан шәһәренең Совет районында өлкән яшьтәге халыкка амбулатор-сырхауханә ярдәме күрсәтә.
«Весна» һәм «Весна 2» торак комплекслары – Казанның көнчыгыш өлешендә төзелә торган заманча комплекс, Совет районы составына керә.
Поликлиника «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында төзелгән.
«11 нче балалар шәһәр поликлиникасы» ДАССУ Казан шәһәре Идел буе районының балаларына, шул исәптән «Волжские просторы» ТКына амбулатор-поликлиник ярдәм күрсәтә. Торак массивлардан һәм комплекслардан тыш, 30 км радиустагы бистәләргә һәм бакчачылык җәмгыятьләренә хезмәт күрсәтә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез