Рөстәм Миңнеханов Казанда "Millenium clinic" медицина комплексында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов медицина комплексының мөмкинлекләре белән танышты. Рәискә шулай ук комплексны алга таба үстерү турында сөйләделәр. Биредә төрле категориядәге номерлар белән кунакханә дә булдырылган.

Медицина комплексы елына 150 меңнән артыграк сырхау кабул итәргә, ел саен 20 меңгә кадәр операция ясалырга мөмкин. Төп юнәлешләреннән берсе – медицина туризмы.

Татарстан Рәисе һәм аны озатып йөрүче рәсми кешеләр кабул итү-диагностика, эндоскопия, реабилитация бүлекләрен, операция блогын һәм стационарны карады. Алар шулай ук матбугат залы һәм кунакханә номерлары белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка сөйләп үтелгәнчә, клиникада махсус медицина ярдәме – терапия, педиатрия, хирургия, гинекология, нур белән дәвалау, ультратавыш кебек юнәлешләр буенча күп төрле хезмәт күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миңнехановны махсус тренажерлар белән дә таныштырдылар. Биредә спортчыларны реабилитацияләү өчен дә әйбәт шартлар булдырылган. Югары дәрәҗәдәге кунаклар шулай ук операция блогын карады.

Рөстәм Миңнеханов медицина комплексын, биредәге заманча җиһазны бик уңай бәяләде.

18 катлы клиника бинасы Казанның Козин урамы, 3 нче йортта урнашкан. Төзелеш эшләре 2018-2024 елларда алып барылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре