2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы Казан Сабантуй кунакларына татар халкының һәм тулаем Татарстанның бай мәдәниятен лаеклы рәвештә тәкъдим итсен өчен бөтен көчебезне куярга кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Республикада Сабантуйны бәйрәм итү дәвам итә. Бүген ул Чаллыда һәм Әлмәттә билгеләп үтелә. Киләсе атнада, 20 июньдә, Сабантуй республика башкаласында узачак. Гадәттәгечә бәйрәм чаралары шәһәрнең өч мәйданчыгында: Мирный һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкларда, шулай ук Аккош урман паркында оештырыла. Моннан тыш, 19 июньдә Казан ипподромында ат спорты ярышлары узачак.
"Әлбәттә, Казан Сабантуена районнарыбызның бәйрәм утарлары үзенчәлекле төсмер бирә. Беркетелгән районнар башлыкларына бәйрәм мәйданчыкларын әзерләүне шәхси контрольдә тотарга кирәк, Казан мэриясенә - районнардан килгән командаларның эше өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Иң мөһим бурыч - хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү. Логистиканың барлык детальләренә аерым игътибар бирергә кирәк: маршрутлар һәм җәмәгать транспорты расписаниесе, парковка урыннары җитәрлек булсын».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез