Бүген Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм иткәннәр. Фаҗига урынына Рөстәм Миңнеханов та китте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бүген Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм иткәннәр. Фаҗига урынына Рөстәм Миңнеханов та китте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                        Районнарга сәфәргә чыккач, авылларга туктап, кешеләре белән аралашып йөрү гадәтебез бар. Бу юлы да Тәтеш районының Зур Әтрәч авылына килеп кергәч, трактор арбасы өстендә тирес бушатып маташучы Алсу Йосыпова белән аралашып киттек. Сүз иярә сүз китеп, үзенең бик борчулы вакыты булуын, иренең – СВОда, игезәк улларының армиядә икәнен әйтте ул. Йөрәген ниләр яндырганны безгә дә сөйләде.
 
                                                        Рязань губернасының Әҗе авылында туып үскән татар кызы «гыйффәт» сүзенең мәгънәсен күңеленең арулыгы, керсезлеге, халкына тугрылыгы белән аңлаткан.
Сыерларга УЗИ да уздыра, кирәк икән, системасын да куя алар. Авыл халкының хәтта эт-мәчеләренә кадәр дәвалыйлар. Аксубай районының Иске Ибрай авылында яшәүче Гөлшат һәм Рөстәм Мотыйгуллиннар авылда – кирәкле кешеләр. Без алар белән авылның ветеринария участогында очраштык.
 
                                                        Көрәшәләр, йөгерәләр, йөзәләр... Чаңгы шуарга юллары, туп тибәргә футбол кыры бар хәзер. Бүген районда Боз сарае төзелеп килә. Балтач спорт мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлев белән авыл җирендәге мөмкинлекләр, чемпионнар тәрбияләү, ГТО турында сөйләштек.
 
                                                        Яңа йортка күч тә, тиз арада туй да уздыр. 92 нче сезонын башлаган Тинчурин театры белән дә шулайрак булды. Элеккеге биналары белән саубуллашып, Татарстан урамындагы 1 нче йортка күчүгә, тамашачыга Резеда Гобәева әсәре буенча куелган «Хыял артыннан» мюзиклының премьерасын тәкъдим иттеләр.
 
                                                        Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Ләйсән Фәйзуллина турында моннан берничә ел элек язган идек. Ул чакта социаль челтәрләрдә кечкенә малайның әнисенә ярдәм итүләрен сорап елап торган видеосы күңел кылларын тибрәтте.
 
                                                        Узган ялларда төштән соң ялтырап кояш чыкты. Күк зәп-зәңгәр, аяк асты коры, көн дә җылы, якты. Әллә көздән кышка кереп барабыз, әллә кыштан язга чыгабыз – аңларлык түгел. Һич тә октябрь ахыры, димәссең.
 
                                                        Кунак ашы – кара-каршы, диләр. 17-19 сентябрьдә «Казан» бию ансамбле гастрольләр белән Дагыстанга барып кайткан иде. Хәзер инде Дагыстанның «Дагыстан яшьлеге» («Молодость Дагестана») Кавказ халыклары биюләре дәүләт ансамбле Татарстанга килде. Артистлар 22-29 октябрьдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә һәм Апас, Арча районнарында тамашачыга үзләренең биюләрен тәкъдим итә.
 
                                                        «Шөкер итә белмәсәң, күбе дә аз булып күренә. Шуңа күрә барыннан канәгать була белергә кирәк». Казандагы ярминкәләргә үз ризыкларын сатарга килүчеләр әнә шулай дип юана. Шәһәр халкы йокысыннан торып чыкканда авыл апа, абыйлары инде арып-талып бетсә дә, зарланмыйлар. Мәшәкате шактый булса да, файдасы күбрәк, ди алар.
 
                                                        Дусларыбыз арта. Россия шәһәрләрендә йорт хайваннарын тотучылар саны җиде елда 33,3 процентка артып, 61 миллионга җиткән әнә.
Фикер өстәү
Фикерегез