Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумына әзерлек башланды. Форум 2026 елда федераль дәрәҗәдә инде дүртенче тапкыр узачак, дип искәртте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм каналында.
Миңнеханов булачак вакыйгага аерым игътибар биреләчәген белдерде: Казанга биреләчәк Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы форумны югары дәрәҗәдә уздыруны «йөкли».
Форум 2026 елның 14-15 маенда узачак. Быелгы чарада 96 ил вәкиле катнашты. Программа 200дән артык чараны үз эченә алды, алар кысаларында меңгә якын спикер катнашында 148 сессия узды. Форум нәтиҗәсендә 130дан артык килешү имзаланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез