Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Казан шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбенә биредә тәрбияләнүче Сәет Галиуллинның иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рояль тапшырды.
Сәет – сәләтле балалар өчен ил күләмендә һәм халыкара бәйге-фестивальләрдә күп тапкырлар җиңгән һәм лауреат булган, Татарстан Рәисе стипендиясен откан, “Первый канал”да “Лучше всех” тапшыруында катнашкан, “Голос дети” проектының суперфиналында призлы урынга чыккан егет.
“Республика чыршы бәйрәме алдыннан яшьләр белән очрашуда Рөстәм Нургалиевичка үз эшчәнлегем, уңышларым турында сөйләдем һәм яшьтәшләрем белән бу өлкәдә алга таба үсү өчен рояль сорадым. Беләсезме, ул минем башлангычымны хуплады! Инде менә бүген рояльне республикага – 2 нче балалар сәнгать мәктәбенә китереп куйдылар. Рәисебезгә безнең – яшь буынның барлык башлангычларын хуплап килүе өчен рәхмәт”, – дип билгеләп үтте Сәет Галиуллин.
Сәет министрга үзенең планнары, якындагы концертлары турында сөйләде һәм татар телендә җырлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез