Очрашуда халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм континенталь федерация яклавы астында халыкара турнирларны Казанга кайтару перспективалары хакында фикер алыштылар.
Казан үзен зур халыкара ярышлар үткәрү өчен ышанычлы мәйданчык буларак күрсәтте. Төп вакыйгалар арасында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын, 2015 елгы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2021 елгы кыска дистанциягә йөзү буенча Европа чемпионатын атап үтәргә мөмкин. 2025 елга планлаштырылган дөнья чемпионаты Сингапурга күчерелүгә дә карамастан, Казанга 2028 елда Европа чемпионатын кабул итү хокукы бирелде. Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң югары дәрәҗәдәге турнирларны оештыруга әзерлеген кабат раслады.
Искәртеп үтәбез, 2026 елның 13 апрелендә World Aquatics Россия спортчыларына карата чикләүләрне тулысынча гамәлдән чыгарды, илнең федерациядә әгъза булып торуын торгызды һәм милли флаг, гимн астында, милли формада чыгыш ясау хокукын кайтарды.
Казанга эш сәфәре барышында халыкара федерация вәкилләре Россия Спортның су төрләре федерациясе рәисенең беренче урынбасары Владимир Сальников озатуында шәһәрнең спорт инфраструктурасы белән дә танышты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез