Татарстан стендында төбәк икътисадының һәм сәнәгатенең төп күрсәткечләре, шулай ук республиканың Азия-Тын океан төбәге илләре өчен инвестиция мөмкинлекләре тәкъдим ителгән.
Кытай Татарстанның төп партнерларыннан берсе булып кала, ул республиканың тышкы икътисади бәйләнешләрендә әйдәп баручы позицияләрне били. Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасындагы товар әйләнеше 3,3 миллиард доллардан артып киткән.
Татарстан шулай ук Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерә. Рөстәм Миңнехановның Россия – АСЕАН саммит кысаларында Вьетнам Премьер-министры белән очрашуы мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирде. Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан белән Вьетнам арасындагы товар әйләнеше якынча 63 миллион доллар тәшкил иткән.
Гомумән алганда, республика Азия-Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә үстерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез