Быел форумда 70тән артык ил вәкилләре катнашачагын белдерде. Төп чит ил кунаклары арасында Индонезия Президенты Прабово Субианто, Монголия премьер-министры Ням-Осорын Учрал, Мьянма вице-премьеры Ньо Со һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт советы вице-премьеры Дин Сюэсян бар.
КЭФ мәйданчыгында Татарстан стенды эшли, анда форумда катнашучылар республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы белән таныша алалар.
Көнчыгыш икътисади форумы – Россиянең Азия-Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлеген үстерү өчен төп мәйданчыкларның берсе.
Быел июньдә Казанда Россия – АСЕАН саммиты узды, ул әлеге оешма белән мөнәсәбәтләр урнаштырылуның 35 еллыгына багышланган иде. Саммит нәтиҗәләре буенча яклар дүрт документ кабул иттеләр: Казан декларациясе, 2026–2030 елларга стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча комплекслы план, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында уртак белдерү һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында уртак белдерү.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез