Рөстәм Миңнеханов коронавируска бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте ( ВИДЕО)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуга бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте.

Президент бүген Казан шәһәренең 7 нче номерлы клиник хастаханәсен тикшергәндә видео яздырды. Анда ул татарстанлыларга ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итә. Татарстан Президенты барлык республика халкын ситуациягә җитди карарга һәм, авыру таралуга юл куймас өчен, үз-үзен изоляцияләү режимын үтәргә өндәде.

"Россия Федерациясе Президенты тарафыннан инфекциясе таралуны булдырмау өчен кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Ышанычлы үтенечем - ситуацияне аңлау белән карарга кирәк," -  диде Рөстәм Миңнеханов.

https://www.youtube.com/watch?v=6j_6cxMJgHQ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов коронавирус

Көн хәбәре