Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханәсен ачуда катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын ачуда катнашты. Яңа кунакханә “Казан” халыкара аэропорты һәм “Казан Экспо” күргәзмә комплексы янәшәсендә урнашкан.

Ул 2019 елның февралендә төзелә башлаган. Инвесторы – “ТатКравтИнвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Кунакханәнең 9 катында төрле категорияләрдәге номерлар: студияләр, ярымлюкс һәм люкслар, апартаментлар, президент люксы, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар өчен номер булдырылган. Кунакханәдә берьюлы 500 кешене урнаштырырга мөмкин. Территориясендә автомобиль кую урыннары булдырылган. Кунакханәнең эчке бизәлешендә татар милли бизәкләре кулланылган.

Комплексны төзү “KRAVT GROUP” компаниясенең Татарстандагы тәүге инвестицион проектына әйләнгән. Хәзер инде республикада компаниянең башка проектлары да тормышка ашырыла башлаган.
Рөстәм Миңнеханов яңа кунакханә ачу тантанасында инвесторларга рәхмәт белдерде. Проектны ул, инвестор белән әйбәт хезмәттәшлек үрнәге, дип

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT

Көн хәбәре