Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре белән килде. Сәфәре барышында ул урып-җыю эшенең барышы белән танышты. Республика Рәисен ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озатып йөрделәр.
«Урал» ҖЧҖ кырында урып-җыю эшләрендә эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм район активы белән очрашу булды.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, урып-җыю кампаниясенә килгәндә, игенчеләр гектардан уртача 50 центнерга якын уңыш җыялар. Район сөт җитештерү буенча беренче урында тора.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Кукмара районына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшне активлаштырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кукмара районы күп күрсәткечләр буенча башкалар өчен үрнәк. Җирлек башлыклары белән аралашканда ул, кыенлыкларга карамастан, республикада барлык дәүләт программаларының сакланып калачагына әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез