Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан белән дуслыкны ныгытуны югары бәяләде

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе – Кыргызстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Адылбек Касыймалиев белән очрашуында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында партнерлыкны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли.

2022 елда Татарстан Алтай Республикасында ирбис яшәгән табигый ареалда «Кар барсы» биологик төрлелеген саклау үзәген булдыруны башлап җибәрде. Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлек оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча үзәккә 3 барс китерелде, ирбис популяциясен торгызу буенча уртак фәнни программа кабул ителде. Комплекс инде эшли һәм табигый шартларда ирбис санын торгызу өчен төп мәйданчыкка әйләнә.

Гомумән, хезмәттәшлеккә килгәндә, узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан-Кыргызстан арасында товар әйләнеше – 138 млн доллар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре