Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына VII Кыргыз-Россия икътисадый форумында катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Форум программасында сәнәгать кооперациясе, инвестицияләр җәлеп итү, азык-төлек иминлеген тәэмин итү, хезмәт базарын үстерү, мәгариф системасы һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырылган.
Болардан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез