Рөстәм Миңнеханов: «Кытай бизнесын республикага инвестицияләр җәлеп итәргә дә чакырабыз»

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» кысасында узган әлеге ил компанияләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә әйтте. Чара республика үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлегенә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре вәкилләренә форумга игътибарлары һәм инвестиция проектларын да кертеп, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, фән һәм мәгариф, мәдәният өлкәләрендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең республика Кытайдагы хезмәттәшләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Татарстанга КХР җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр еш килә. Без дә чит ил провинцияләре белән танышабыз, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнәбез. Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли, ә Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге гамәлдә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре