Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кытайда Аньхой провинциясе губернаторы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәре кысасында Аньхой провинциясе губернаторы Ван Цинсянь белән очрашкан.

Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Провинция Кытайның көнчыгышында урнашкан. Анда 8,5 меңнән артыграк югары технологияле предприятие эшләп килә. Икътисадның төп тармаклары – автомобиль төзү, төзелеш материаллары, дарулар, азык-төлек продуктлары җитештерү, логистика, энергетика, финанс хезмәтләре күрсәтү. Аньхойда дөньякүләм танылган җитештерүчеләр – Chery Automobile һәм JAC Motors урнашкан. Рөстәм Миңнеханов, губернаторга мөрәҗәгать итеп, бүген Россия белән Кытай арасныдагы мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, моның исә төбәкләргә активрак төстә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирүен билгеләп үткән.

“Соңгы елларда Сезнең ил республикабыз икътисадының төп инвесторына әйләнде. Узган елда чит илләрнең инвестицияләрендә Кытай өлеше 62% тан артып китте”, - дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Кытай Халык Республикасы белән, машина төзелешеннән алып, IT-өлкәдә һәм энергетикада югары технологияләргә кадәр, уртак инновацион һәм сәнәгать проектларын бик нык киңәйткән. Соңгы проектларның берсе – “Алабуга” махсус икътисадый зонасында  670 мең кв.м мәйданда илнең иң зур логистика үзәге эшли башлаган. Анда 500 яңа эш урынының булдырылуы көтелә. Әңгәмә барышында Аньхойның бик тиз үсеп килүче төбәкләрнең берсе булып торуы, инде 2017 елда ук республика белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек турында тәүге килешүнең имзалануы билгеләп үтелгән. Татарстанның кайбер компанияләре провинциянең эре җитештерүчеләре белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек итә.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов 2023 елдан Казанда ике илнең рәсми һәм эшлекле даирәләре катнашында эшлекле багланышларны киңәйтүгә юнәлдерелгән “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы уздырылып килүен искәрткән. “Форумда Кытай бизнесыннан ике йөздән артык эре компания катнаша. Сезне һәм Аньхой провинциясеннән катнашучыларның һәммәсен быел август аенда узачак чираттагы – дүртенче форумда көтәбез”, - дип йомгаклаган сүзен Рөстәм Миңнеханов. “Сезнең белән яңадан очрашуы бик күңелле. Хөкүмәт исеменнән Сезгә иң җылы сәламнәремне җиткерәм”, - дип мөрәҗәгать иткән губернатор.

Аның искәртеп үтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин белән Кытай лидеры Си Цзиньпинның соңгы очрашуында барлык өлкәләрдә элемтәләрне көчәйтү зарурилыгы турында сөйләшү булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре