Рөстәм Миңнеханов Цзян Сяоянны вазифасына керешүе белән котлады һәм ирешелгән хезмәттәшлек күрсәткечләре алга таба да үсеш күрсәтер дигән ышанычын белдерде. Яклар икътисад, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Соңгы елларда Кытай Татарстан икътисадында төп чит ил инвесторына әверелде: 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика белән КХР арасында сәүдә күләме 3,35 млрд долларга җитте. Хезмәттәшлек 8 килешү кысаларында алып барыла, шулай ук республиканың аерым муниципалитетлары белән хезмәттәшлек турында 30лап килешү имзаланган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез