Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лаеш районында булды. Визит кысаларында Республика Рәисе «Нармонка» агрофирмасында булды, анда яшелчәләр үстерү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру белән танышты.
Проект сугарулы җир мәйданнарын 1700 гектарга кадәр арттыруны күздә тота. Ел саен 60 мең тоннадан да ким булмаган күләмдә бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре үстерү, шулай ук берьюлы 55 мең тонна продукция саклау планлаштырыла. Бу 26 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, инвестпроект берничә этапта гамәлгә ашырыла. Бүгенгә сугарулы җирләр мәйданы 270тән 1 мең гектарга кадәр арттырылган. Дистәләгән техника, шул исәптән су сиптерү машиналары сатып алынган. Шулай ук бәрәңге һәм яшелчәләрне кабул итү һәм озату цехы, авырлык пункты һәм 4 мең тонна продукциягә исәпләнгән бәрәңге саклагыч файдалануга тапшырылган. Быел агрофирма кимендә 20 мең тонна бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре алырга планлаштыра. Проект буенча эшләр дәвам итә.
Биредә Татарстан Рәисе Лаеш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Район башлыгы Илдус Зарипов бүгенге көндә урып-җыю кампаниясенең яртысына җитеп килүләрен хәбәр итте. 35,5 мең тонна ашлык җыелган. Уңыш - 37 ц / га. Шулай ук рапс җыялар - барлык мәйданның 67%ы төгәлләнгән. Игенчеләр көзге культуралар чәчүгә керешкәннәр. Районда 4,1 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 1,5 меңе - савым сыерлары.
Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагын да активрак үстерергә кирәклегенә игътибар итте. "Халык белән эшләргә, кооперативларны үстерергә, терлек азыгы белән тәэмин итү өчен терлек азыгы үзәге төзергә кирәк. Бу мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә кирәк. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк. Сезнең авыл хуҗалыгын үстерү буенча потенциалыгыз зур, янәшәдә - Казан - зур базар", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Лаеш районында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүләре һәм тиешле йөкләрне МХО зонасына җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез