Рөстәм Миңнеханов Лаос компартиясе вәкиле белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос Халык-Революцион партиясе Үзәк комитеты әгъзасы, Лаос Сәяси һәм милли администрациясе академиясе рәисе Пхувонг Ункхамсэн белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Очрашуда Россия белән Лаос арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән озак сроклы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралган. Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Лаос күптәннән Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге ышанычлы партнеры булып тора һәм алар арасындагы хезмәттәшлек төрле өлкәләрне колачлап, үзара файда китерә. Ул шулай ук, КамАЗ автомобильләрен җибәрү, Казан вертолет заводы белән хезмәттәшлек итүне кертеп, Татарстан компанияләренең Лаостагы уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үткән.

Татарстан Рәисе Пхувонгны, Россиядә сәнәгать ягыннан иң нык үсешле төбәкләрдән берсе буларак, Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре белән таныштырган. Гуманитар хезмәттәшлек аерым игътибар үзәгенә алынган. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан вузларында чит илләрдән килгән 20 меңнән артыграк студент белем ала, һәм ул Лаостан да абитуриентларны кабул итәргә әзер булуны белдергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре