Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләрен тапшырды

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе 2007 елдан бирле гамәлдә. Быел акциядә катнашучылар исемлегендә - әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар.

Бу уку елында Татарстанда 32 меңнән артык балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак, алар арасында 7788 беренче сыйныф укучысы.

«1 сентябрь алдыннан булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру күркәм гадәткә әйләнде» - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп.

Ул билгеләп үткәнчә, тантаналы чараның Яшьләр үзәгенең төзекләндерелгән бинасы мәйданчыгында узуы - үзе бер символ.

“Яшьләребезне тәрбияләү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру безнең өчен өстенлек”, - дип ассызыклады ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре