Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советына үзгәрешләр кертте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советына үзгәрешләр кертү турында указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Анда үзгәрешләр аерым кешеләрнең башка эшкә күчүләре һәм вазифаларның исемнәре үзгәрүе белән бәйле рәвештә кертелә дип күрсәтелә. Шулай итеп советның исеме, шулай ук аның әгъзалары вазифаларының атамасы үзгәртелә.

Моннан тыш, Совет составына «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» Казан полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов кертелде, ике кеше – ЮШЭ НИУ мәгариф институты фәнни җитәкчесе Исак Фрумин һәм Казанның 6 нчы гимназиясе директоры Бакга Баклашова чыгарылды.

Республика җитәкчесе каршындагы Мәгариф һәм фән буенча Совет 2015 елның 7 февралендә төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре