Бу хакта Татар-информ яза.
«Узган елда криминоген вазгыять гомумән республикада һәм Чаллыда тотрыклы булды, хокук саклау органнары контролендә торды. Шул ук вакытта безне балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары саны арту борчый. Чаллыда мондый очраклар саны 20 проценттан күбрәккә арткан», - диде Миңнеханов.
Ул шәһәр яшьләре арасында криминаль субкультура, экстремизм популярлашуга, төркемнәр формалашуга һәм наркотик препаратлар таратылуга игътибар итте.
ТР Рәисе имин булмаган гаиләләрне һәм хокукка каршы гамәлләр кылучы яшүсмерләрне вакытында ачыклау, шулай ук җинаять кылган өчен каралган җаваплылык чаралары турында аңлату эшен көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады ул.
«Түбән Камадагы соңгы вакыйгалар зур сабак булды. Ата-аналар да карамый, читтән генә күзәтә, мәктәпләрдә дә иминлек системасы тиешенчә эшләми. Бу нинди хәл? Бала мәктәпкә пычаклар яки баллоннар белән килә – бу дөрес түгел!» – дип белдерде Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез