Рөстәм Миңнеханов Мали Республикасының күчеш чоры Президенты Ассими Гойта белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мали Республикасының күчеш чоры Президенты Ассими Гойта белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Ассими Гойта Россия Федерациясенә рәсми визит ясый. Элегрәк ул Президент Владимир Путин белән очрашкан.

Рөстәм Миңнеханов Ассими Гойтага Казанга визиты һәм республика белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстанга сәфәрегез барышында Сез республикабызның мөмкинлекләре, аның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннан таныша аласыз. Үз чиратыбызда без Сезнең визитыгыз кызыклы һәм нәтиҗәле булсын өчен барысын да эшләячәкбез», - диде Татарстан Рәисе. Ул ассызыклаганча, соңгы елларда Африка континенты зур икътисадый үсеш темпларын күрсәтә.

"Россия өчен Африка - мөһим тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый партнер, аның белән хезмәттәшлек итү барлык өлкәләрдә дә активрак үсеш таләп итә. Быел октябрь аенда без дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 65 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Россия һәм Мали позицияләре күп мәсьәләләр буенча якын, аерым алганда, күпполяр дөнья тәртибен һәм халыкара иминлекне формалаштыру, террорчылыкка каршы көрәш һәм башка юнәлешләр буенча. хезмәттәшлекнең перспективалы өлкәләре булып геологик разведка, минераль-чимал базасын үзләштерү, инфраструктураны үстерү, энергетика, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, шулай ук гуманитар элемтәләр тора», - диде республика Рәисе. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Мали арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләрне билгеләп үтте.

Африка базарында Казанда җитештерелә торган «Ми» серияле вертолетлар һәм «Дакар» раллисында күп тапкырлар җиңгән Татарстанның «КАМАЗ» йөк автомобильләре яхшы билгеле. "Мали белән эшләүдә машина төзелеше, эшкәртү җитештерүләре авыл хуҗалыгы һәм инновацион тармак өлкәсендә яхшы перспективалар бар дип саныйбыз", - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Малида аффинаж заводы төзелә торган урынга беренче таш салган «Ядран» компаниясе линиясе буенча хезмәттәшлекне перспективалы дип атады. Ул ассызыклаганча, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы эшлекле элемтәләрне үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Быел анда 96 ил вәкилләре катнашты, ә катнашучыларның гомуми саны 22,5 меңнән артып китте.

«Киләсе елда KazanForum да Мали делегациясен күрергә шат булачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Президентка. Татарстан Республикасы Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстан ислам дәүләтләре белән элемтәләрне актив үстерә.

Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алды. Республика - Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Төбәктә хәләл индустрияне үстерү буенча зур эш алып барыла. «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме уңышлы эшләп килә, аны 2014 елдан Россия Президенты кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Татарстан Рәисе шулай ук мәгариф, мәдәният, туризм, спорт һ.б. өлкәләрдә гуманитар багланышларны үстерү мөмкинлекләренә игътибарны юнәлтте. Бүген республика вузларында 22 меңнән артык чит ил студенты, шул исәптән 35 малилы белем ала. "Аларның саны артуга шат булачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ассими Гойта җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Моңарчы без Мәскәүдә булдык һәм Россия Президенты белән очраштык. Без Владимир Путинга илебезгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Безнең дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр бай тарихка ия. 2022 елдан башлап без күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне ныгыту өстендә актив эшлибез: сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү, тау - кен сәнәгате, энергетика, транспорт, мәгариф һәм фән, террорчылыкка каршы тору өлкәсендә», - диде Президент. Ул билгеләп үткәнчә, Мали Республикасы Татарстан белән багланышларны үстерү белән кызыксына.

"Сезнең республика-Россиянең зур икътисадый потенциалга ия алдынгы регионнарының берсе. Без „КАМАЗ“ һәм Татарстанның башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Башлангыч инде салынган - „Ядран“ компаниясе Малида аффинаж заводы төзиячәк. Башка уртак проектларны да үстерергә кирәк", - дип өстәде Ассими Гойта.

Очрашу тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Ассими Гойта Казан Кремле территориясендә Татарстан университетларында белем алучы Мали студентлары белән очраштылар.

Белешмә өчен:

"Мали Республикасы" - Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Ил территориясе 1 млн 240 мең квадрат километр тәшкил итә. Халкы 22 млн кешедән артып китә, 90% тан артыгы ислам динен тота. 2021 елдан Мали Республикасына күчеш чоры Президенты Ассими Гойта җитәкчелек итә. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Тау-руда сәнәгате актив үсә.

Мали күләме буенча Африкада алтын җитештерүчеләр арасында өченче урында (Гана һәм Көньяк Африка Республикасыннан кала). Шулай ук илдә алмаз, тимер, известьташ, фосфатлар, бакыр, цинк, кургаш, аккургаш, уран, литий, тантал һәм марганец табыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре