Форум Мәскәүдә 14-16 октябрь көннәрендә уза. Бу – ягулык-энергетика комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләрен, шулай ук төбәкара хезмәттәшлекне һәм энергетика өлкәсендә халыкара элемтәләрне җайга салуны тикшерү өчен төп халыкара мәйданчык. «Россия энергетика атналыгы»нда ел саен дистәләгән илдән 7 меңгә якын кеше катнаша.
2026 елгы форумның төп темасы – «Энергия ресурсларыннан һәм технологияләрдән киләчәк иминлегенә таба». Эшлекле программа 70 чараны үз эченә ала.
«Россия энергетика атналыгы» кысаларында ягулык-энергетика комплексы өчен җиһазлар һәм технологияләр күргәзмәсе оештырылган. Республика Рәисе ил төбәкләренең иң перспектив эшләнмәләрен карады һәм ватанпәрвәр инженерлык чишелешләренең мөһимлеген, импортны алмаштыру темасының актуальлеген билгеләп үтте.
Республика стендында Татарстан компанияләренең алдынгы эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Алар арасында – зур куәтләрне тапшыру өчен электр кабельләре, кабель линияләрен авариядән соң торгызу эшләрен тизләтүче гибрид изоляторлар һ.б. бар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университеты белән «Россети Төньяк Кавказ» ГАҖ арасында килешүгә кул кую тантанасында катнашты. Документ озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруны күздә тота.
Аннары «Татэнерго» белән «ВТБ» арасында Татарстандагы проектларны гамәлгә ашыру буенча кредит килешүенә кул куелды. «Татэнерго» шулай ук «ЕКС» компанияләр төркеме белән Яр Чаллы ТЭЦында пар-газ җайланмасы төзү турында килешү төзеде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез