Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре кысасында төбәктә ачылган махсус хәрби операция катнашучыларны тернәкләндерү үзәген карады.
Әлеге үзәк Чучкалов исемендәге социаль-тернәкләндерү үзәге базасында барлыкка килгән. 2024 елның февралендә Чучкалов исемендәге үзәкнең өченче корпусы сафка баса. Биредә табибларга, шулай ук психологик ярдәм күрсәтүчеләргә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзәк базасында тәүлек әйләнәсе 60 стационар урын, 6 көндезге урын, 34 амбулатор урын ачылган. Реабилитация вакыты – 14 көн.
Үзәк мөмкинлекләреннән махсус хәрби операция катнашучылары да, Ульяновскида яшәүче эшләмәүче пенсионерлар да файдалана ала.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез