Рөстәм Миңнеханов Меңьеллык мәйданында ачылган трофей техникасы күргәмәсе белән танышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов трофейга алынган техника күргәзмәсен карады. Күчмә күргәзмә Казанның Меңьеллык мәйданчыгында 13-19 ноябрь көннәрендә эшләячәк.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми кешеләр күргәзмәдәге экспонатлар белән танышты. Болар – махсус хәрби операция барышында сафтан чыгарылган дошман техникасы: хәрби техника һәм корал үрнәкләре, хәрби пехота машиналары, бронеавтомобильләр, вездеходлар, автоматлар.
Күчмә күргәзмә Үзәк хәрби округы командованиесе тәкъдиме белән оештырылган.
НАТО техникасыннан торган күргәзмә беренче тапкыр Свердловск өлкәсенең Верхняя Пыжма шәһәрендә уздырылган. Бүгенгә күргәзмәне инде илнең 11 төбәгендә яшәүчеләр караган. Казанга ул Самарадан китерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре