Рөстәм Миңнеханов металл эшкәртү буенча «ТЕМП» форумы кысаларында оештырылган күргәзмәне карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов металл эшкәртү һәм аддитив технологияләр буенча «ТЕМП» глобаль форумы кысаларында оештырылган махсус күргәзмәне карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән продукция һәм яңа технологияләр белән танышты. Экспонатларны металл эшкәртү һәм станок ясау белән шөгыльләнүче компанияләр, сәнәгать кластеры предприятиеләре тәкъдим итте.

Күргәзмәдә Белоруссия һәм Кытай, шулай ук Россия төбәкләреннән компанияләр катнаша. Татарстаннан тыш, бу Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Алтай, Краснодар һәм Пермь крайлары, Владимир, Курган, Липецк, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов, Свердловск, Смоленск, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләре, Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия республикалары.

«ТЕМП» форумы күргәзмәсе һәм чаралары «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданында үтә. Аның кысаларында «Металл эшкәртүнең киләчәге: 2025–2030 еллар трендлары һәм технологияләре» темасына пленар утырыш узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре