Рөстәм Миңнеханов: «Миграция төбәкне хезмәт ресурслары белән тәэмин итә»

Бүген узган август киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов миграция һәм чит ил гражданнары, бигрәк тә бүген республика мәктәпләрендә белем алучы балалар мәсьәләләренә тукталды. Республикада мәктәпләрдә ел саен 3 меңнән артык чит ил гражданы, 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала (2024/2025 уку елына). Бу хакта Республика Рәисенең матубгат үзәге хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, рус телен начар белгән барлык балалар һәм студентлар өчен урыннарда телне өйрәнүне тәэмин итәргә, башлангыч тел белеме белән таныштыру буенча мигрантлар өчен адаптация курсы оештырырга кирәк. Ул ассызыклаганча, миграция төбәкне хезмәт ресурслары белән тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мигрантларның төп өлеше – эшкә сәләтле, законнарны үтәүче гражданнар. Ул рус телен белмәгән мигрантларның балалары мәктәпләргә йөрергә тиеш түгел дигән фикер белән килешми. «Ничек баланы мәктәпкә кертмәскә? Кайда булырга тиеш ул? Нәрсә, ул гаеплеме? Өйрәнер, теләсә кайсы бала 3-4 айда тел өйрәнә ала. Бала гаепле түгел. Бу мәсьәлә буенча эш алып барырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре