Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бернчә йөкләмә бирде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 15 февральдә республикада татар халкының күренекле улы, шагыйрь һәм герой Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
"Шагыйрь чын патриотизм һәм Ватанны яратуның ачык үрнәге булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республикада Муса Җәлилгә багышланган тантаналы чаралар узачак».
ТР Мәдәният министрлыгына, муниципалитетларга тиешле чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк, диде Татарстан Рәисе. Ул шулай ук шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган мондый чараларның ел дәвамында үткәреләчәген искәртте - аларда мәгариф оешмалары, мәдәният учреждениеләре, яшьләр үзәкләре катнашачак, бу яшьләрне актив җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.
"Иртәгә, 15 февральдә, без шулай ук совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үтәбез. Барлыгы 11,5 мең татарстанлы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 9 елдан артык безнең сугышчылар интернациональ бурычларын намус белән үтәделәр, батырлык һәм ватанпәрвәрлек күрсәттеләр. Без һәлак булганнар истәлегенә баш иябез, ветераннарыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез, бу вакыйгалар истәлеген саклау безнең бурыч», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, ветераннар гаиләләренә ярдәм итү, яшьләрне чын патриотизм үрнәкләрендә тәрбияләү мөһим. Казанда истәлекле чаралар сугышчы-интернационалистлар мемориалы янындагы Җиңү паркында узачак. Сугышчы-интернационалистлар катнашындагы чаралар республиканың барлык шәһәрләрендә дә үткәрелергә тиеш.
Татарстан Рәисе 18 февральдә кояш баеу белән изге Рамазан ае башлануын искәртте. Бөтендөнья мөселманнары ураза гыйбадәтен үтәргә керешәчәк. Ай дәвамында Татарстанның барлык мәчетләрендә намаз укылачак. Ул дини йолалар һәм гыйбадәт кылу иминлеген тәэмин итәргә кушты.
"Район администрацияләре башлыкларына, Мөселманнарның диния нәзарәтенә хокук саклау органнары һәм хосусый сак оешмалары белән берлектә дини йолалар һәм гыйбадәт кылу иминлеген тәэмин итәргә кирәк, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук киңәшмәдә катнашучылар игътибарын төбәктә һава шартларының кар яву һәм температура үзгәрү аркасында катлаулы булып калуына юнәлтте. Ул автомобиль юлларындагы юл өслегенең торышын тикшереп торырга, тротуарлардагы, ишегалларындагы кар җыюны күзәтергә, торак йортларның, социаль объектларның түбәләрендәге кар һәм бозларны җыештыруга аерым игътибар бирергә кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез