Рөстәм Миңнеханов #МЫВМЕСТЕ премиясе финалына үткән якташыбыз өчен тавыш бирергә чакырды

  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә республикада яшәүчеләрне #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе финалына чыккан якташыбыз Альберт Бикмуллин өчен тавыш бирергә чакырган.

“Альберт Бикмуллин бу, якташыбыз, чын герой! Ел башында, очраклы гына бер яшьлек ике балага куркыныч янавын күреп, ярдәмгә ташланган. Ул чагында да, читләтеп узмыйча, сабыйларның гомерен саклап калган, бүген дә, читтә калмыйча, махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый”, – дип искә төшергән Татарстан Рәисе.
“Альберт #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең федераль этабында “Поступок года” номинациясендә, “Личность” номинациясендә финалга үткән. Якташыбызга тавыш бирик! Нәкъ менә шундый геройлар җиңәргә тиеш!” дип билгеләп үткән ул.
“Альберт, бөтен республика синең җиңүеңә ышана. Татарстанның мондый уллары белән горурланабыз һәм синең өчен бирәчәк тавышыбыз, һичшиксез, моны исбатлаячак!”, – дип йомгак ясаган Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре