Рөстәм Миңнеханов Надежда Ерастова белән Татарстанда бию спортын үстерү турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия бию спорты, брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Надежда Ерастова белән очрашты.

Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар республикада спортның әлеге төрләрен үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләләрен караган. Хәзерге вакытта Татарстанда бию спорты белән – 420, брейкинг белән – 500, акробатик рок-н-ролл белән – 570 кеше шөгыльләнә. Казанда, Чаллы, Әлмәт һәм кайбер башка шәһәрләрдә бик күп бию клублары эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов Надежда Ерастова белән спортка сәләтле балаларга ярдәм итү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре буенча да фикер алышкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре