Рөстәм Миңнеханов нәсел шәҗәрәсе фестивалендә җиңүчеләрне котлады

Бүген Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»VI нәсел шәҗәрәсе фестиваленә йомгак ясадылар. Камал театрында узган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Нәсел шәҗәрәсе фестивале февральдә башланган иде. Соңгы этапка алты гаилә чыкты: Лаеш районыннан Артемьевлар, Балтач районыннан Гаязовлар, Казаннан Гыйниятуллиннар, Чирмешән районыннан Кәримовлар, Менделеевск районыннан Кашаповлар һәм Тәтеш районыннан Тимариннар. Театр сәхнәсендә һәр команда үзенең нәсел шәҗәрәсен матур концерт номеры белән тәкъдим итте, милли костюмнар күрсәтте һәм үз гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. Шулай ук театр фойесында һәр династия вәкилләре үз гаиләләре тарихына багышланган экспозицияләр оештырган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә тарихын саклауга игътибар бирү аеруча мөһим. «Һәрбер кеше өчен төп кыйммәт, һичшиксез, аның гаиләсе. Традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга аерым игътибар бирәбез. Нәсел шәҗәрәсе фестивале моңа ярдәм итә», – диде Татарстан Рәисе.

Ул фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга нәсел шәҗәрәсе тарихына, Татарстан тарихына зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген барыбыз өчен дә үрнәк булган матур гаиләләрне күрдек. Сез – безнең республиканың, илебезнең, киләчәгебезнең нигезе. Без сезнең белән горурланабыз!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бәйгедә беренче урынны – Гаязовлар, икенче урынны – Кашаповлар, өченче урынны Тимариннар гаиләсе алды. 2024 елда оештыручылар яңа номинацияләр керттеләр. Шулай итеп, «Хезмәт династиясе» исеменә Гыйниятуллиннар гаиләсе лаек булды, «Гаилә традицияләрен яклаган өчен» Артемьевлар гаиләсе бүләкләнде, ә «Тынычлык гаиләсе» номинациясендә Кәримовларны хөрмәтләделәр.

«Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» фестивале 2019 елдан Татарстан буенча Дәүләт архивы тарафыннан үткәрелә. Проект нәсел шәҗәрәсе традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Быел фестивальдә 157 гаилә катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре