Рөстәм Миңнеханов Оман Тышкы эшләр министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Тышкы эшләр министры Бәдр бин Хәмәд Әл Бусади белән очрашты. Яклар Россия-Оман мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Элегрәк Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путинның Оман Солтаны Хейсам Бен Тарек Әл Сәид белән киңәйтелгән очрашуында катнашкан иде. Солтанат Башлыгы Россиягә 22 апрельдә дәүләт визитына килгән иде. Әңгәмә барышында Оман делегациясенең KazanForum да катнашуы турында килешүгә ирешелде. Моннан тыш, яклар бизнес-миссияләр алмашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр, бу яңа партнерлар табарга, килешүләр төзергә һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Хезмәттәшлекне даими нигездә үстерү өчен Оман Солтанының Казандагы Мактаулы Консулын билгеләү, шулай ук Татарстан Республикасының Максатта сәүдә-икътисадый офисын ачу мәсьәләсен карарга килештеләр.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Төркем эшендә Оман вәкиле - Солтан Кабусның Югары мәдәният һәм фән үзәге рәисе Хәбиб Әл Риями актив катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре