Рөстәм Миңнеханов Омәр Болат белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омәр Болат белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида инвестицион форум кысаларында узды.

"Без гадәттәгечә Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып.

Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше ике мәртәбә артты һәм 5,3 миллиард доллар тәшкил итте. Сәүдәнең күп өлеше милли валюталарда алып барыла. Яклар билгеләп үткәнчә, автомобиль сәнәгате, станоклар төзү һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать, төзелеш, IT кебек юнәлешләрдә сәүдә үсеше перспективасы бар.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле даирә делегацияләре белән алмашуны активлаштырырга тәкъдим итте, потенциаль партнерлар белән танышу өчен KazanForum яхшы корал булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Рәисе министрны быелгы форумга чакырды.

Төркия Сәүдә министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омәр Болат Рөстәм Миңнехановка Төркия Республикасы Президентын БРИКС кысаларында җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Рәҗәп Эрдоган исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. "Россиядә Казанда узган БРИКС саммиты - уңышның яхшы тарихы", - дип билгеләде министр. Ул күптән түгел Хельсинкида булганын, анда татар үзәгендә булганын һәм анда татарларның көчле һәм актив берләшмәсе яшәвенә сокланганын сөйләде.

«Без Россиядән күбрәк продукция китерү белән кызыксынабыз", - дип ышандырды министр һәм KazanForum ка эшлекле даирәләр делегациясен җибәрергә әзер булуын белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре