Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Профессионаллар», «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләр, призерлар һәм остазлар белән очрашты. Очрашу 187 нче күп профильле лицейда узды.
Рөстәм Миңнеханов уку сыйныфларын һәм лабораторияләрне карады, кайбер уку программалары белән танышты. Уку йорты белән танышу барышында лицей директоры Гөлнара Габбас кызы Галиева аңлатмалар бирде.
Татарстан Рәисе инженер-технология классында булды, Мобиль робот техникасы буенча мәйданчыкны карады, пилотсыз очу аппаратлары классы эше белән танышты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук лицейның ИТ-полигонында булды. Инженер-технология классында программалаштыру дәресе барды.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, лицейда 10 инженер сыйныфы бар, аларда 247 бала белем ала. Рөстәм Миңнеханов лицей укучылары - чемпионат призерлары белән аралашты һәм алар белән фотога төште.
Татарстан Рәисен ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар озата йөрде.
Лицейның актлар залында Рөстәм Миңнеханов 2024 елда «Профессионаллар», «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Барлык катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга максатчанлыклары, үз-үзләренә ышанычлары һәм көчләре өчен рәхмәт белдерде. "Без сезнең белән горурланабыз!"- диде ул, Татарстан данын яклаган һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләргә һәм лауреатларга мөрәҗәгать итеп.
«Бүген без иң яхшы белгечләребезне хөрмәтлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шунысы куанычлы, мондый очрашулар һәм лаеклы бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде. Узган ел Татарстан чемпионатларында катнашучылар республикабызны лаеклы тәкъдим иттеләр, осталыкның иң югары стандартларын билгеләделәр һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладылар. Эшче һәм инженер кадрларына ихтыяҗ булган шартларда сез алган күнекмәләрне практикада, икътисадның реаль секторында куллану мөһим» Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: бүген чемпионат хәрәкәтләре - предприятиеләр һәм мәгариф системасы арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле каналы.
"Ел саен республика һөнәри осталык конкурсларында гомумкоманда зачетларында призлы урыннар ала, - диде Рөстәм Миңнеханов. - «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында Татарстан бишенче ел рәттән 2 нче урынны ала. Республика җыелма командасының 96 катнашучысыннан 72се медаль яулады, шуларның 27се – алтын». Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә: узган ел «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте кысаларында безнең җыелма команда төрле дәрәҗәдәге 180 медаль яулады һәм Мәскәүдән кала илдә 2 урынны алды.
«Бүген безнең белән шулай ук пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Узган ел безнең студентлар һәм мәктәп укучылары, гомуми зачетта 1 нче урынны алып, Россиядә иң яхшы дрон операторлары булдылар. Бу юнәлеш күпчелек тармакларда өстенлекле һәм тиз үсә торган юнәлешләрнең берсе» Татарстан Рәисе укучыларга белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен салган остазларга һәм тренерларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Без сезнең белән горурланабыз! Ышанам ки, сезнең казанышларыгыз сезне яңа казанышларга илһамландырыр һәм хәрәкәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч бирер. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим", - диде Рөстәм Миңнеханов. Педагогларны һәм остазларны Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез