Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия прокуратурасы оештырылуга 303 ел тулуга багышланган тантанада катнашты. Чара Татарстан Прокуратурасының матбугат залында узды.
Рәиснең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, чара Россия һәм Татарстан гимннарын башкарудан ачылып киткән. Шуннан соң чарада катнашучылар Президент Владимир Путинның прокуратурага видеокотлавын караган. Россия лидеры билгеләп үткәнчә, илебез прокуратурасы 3 гасыр элегрәк булдырылып, шуннан соң төрле тарихи дәверләр аша узган. Шул ук вакытта прокуратура дәүләт системасының иң әһәмиятле буыннарыннан берсе булып, җәмгыятьтә законның өстенлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә гаять зур өлеш керткән.
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, прокуратураның һәрбер хезмәткәре, вазыйфасына бәйсез рәвештә, уртак эшкә үз өлешен кертүен билгеләп үткән.
Рөстәм Миңнеханов исә Татарстанның төбәкләр арасында, гадәттәгечә алдынгы урында баруын искәрткән.
Уртак тырышлык белән безгә кешеләребез алдында йөкләнгән бурычларны үтәүгә, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә уңышлы үсешкә ирешелә. Уңай нәтиҗәләргә башлыча республика хокук саклау органнарының нәтиҗәле эше, шул исәптән прокуратура хезмәткәрләренең уңышлы эшчәнлеге ярдәмендә ирешелә. Бик зур киеренкелеккә карамастан, сез законның һәм гаделлекнең өстенлеген тәэмин итеп киләсез. Узган елда үзара тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә безгә катлаулы проблемаларны хәл кылуга, законлылык һәм социаль гаделлекне торгызуга ирешелде, дигән республика башлыгы.
Ул шулай ук прокуратураның социаль яктан аз якланулы гражданнар категорияләренең ышанычлы яклаучысы булып торуын искәртеп, хезмәткәрләрнең хокук бозулар һәм җинаятьләргә каршы көрәш эшчәнлегендә зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үткән.
“Геройларыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын үтәү иң мөһим мәсьәлә булып кала. Моннан тыш прокуратура дәүләт оборона заказын үтәүгә өзлексез күзәтчелек итә, товар җибәрүчеләр белән килеп туган проблемаларны хәл кылу буенча актив эш алып бара”, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, быел яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлаячак. “Аларны гамәлгә ашыруда, элеккечә үк лидерлар булып калачагыбызга ышанам”, – дигән Татарсан Рәисе.
Тантана ахырында Татарстан Рәисе һәм республика прокуроры ведомствоның иң уңган хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен, Республика Рәисе Рәхмәтен һәм Россия прокуратурасы бүләкләрен тапшырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез