Рөстәм Миңнеханов Путинны 70 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграмма-каналында республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән Россия Президенты Владимир Путинны 70 яшьлеге белән котлады.

«Республика халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинны юбилее белән котлыйм!» - дип язды ул, дәүләт башлыгы белән бергә төшкөән фотосын куеп.

"Сез халыклар лидеры, үз иленең чын патриоты! Татарстанның күпмилләтле халкы арасында сезнең абруегыз бәхәссез!"- дип язган Рөстәм Миңнеханов. Һәм татарча: „Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!" дигән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре