Рөстәм Миңнеханов Рафаэль Зохрабян белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сен-Гобен Строительная Продукция РУС» ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Зохрабян белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә.

"Сен Гобен" - төзелеш продукциясен җитештерү һәм сату буенча дөнья лидерларының берсе; төзелеш һәм транспорт өчен пыяла чыгару буенча; югары нәтиҗәле материаллар (химия, пластика, абразивлар һ.б.) эшләү һәм җитештерү өлкәсендә.

Бүген компания Татарстан базарында уңышлы эшли. «Алабуга» МИЗ территориясендә, Төркия партнерлары белән берлектә, төзелеш пыяласы җитештерү буенча уртак проект бар. Очрашуда коры төзелеш катнашмалары чыгару буенча яңа җитештерү төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов җитештерүне оештыру өчен инфраструктура белән тәэмин итүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре