Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Чарада катнашучылар компанияләрнең һәм фәнни үзәкләрнең нефть химиясе өлкәсендәге перспектив эшләнмәләре белән таныштылар.
"УНИХИМТЕК" компанияләр төркеме эшчәнлеге тәкъдир ителде, бүген ул - графит һәм полимер композицион материаллар нигезендә материаллар һәм эшләнмәләр эшләү һәм җитештерү буенча лидерларның берсе. Компания турында Виктор Авдеев - «УНИХИМТЕК» ДК Директорлар советы рәисе, М.В. Ломоносов исемендәге МГУ химия факультетының химик технология һәм яңа материаллар кафедрасы мөдире сөйләде.
Икенче нотык электр җайланмаларын саклау өчен янгын сүндерү материаллары турында булды - бу юнәлеш турында «МФА ТЕХ» ҖЧҖ генераль директоры Александра Серцова сөйләде. Янгын сүндерү материаллары - янгынның башлангыч стадиясендә янгынны ачыклау һәм бастыру функциясен берләштерә торган автоном янгын сүндерү җайланмасы. Электротехник җайланмаларның, шул исәптән литий-ион аккумуляторларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен файдаланыла. Мондый Материалларны электр транспортында, складларда, торак һәм коммерциячел биналарда, телекоммуникацияләрдә кулланалар.
Рөстәм Миңнеханов нотыкны шәрехләп, бу юнәлешне республиканың күп кенә сәнәгать җитештерүләре өчен кызыклы дип атады һәм тәкъдимнәрне өйрәнергә кушты.
«ГМС Процессинг Текнолоджис» АҖ идарәче директоры Денис Пестов нефть-газ комплексы һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен насос, компрессор һәм блок-модуль технологик җиһазлар җитештерүне тәкъдим итте. Компания инде Татарстан Республикасында эшләүче җитештерүләр белән хезмәттәшлек итә һәм төрле проектларны гамәлгә ашыра. Технологик җитештерүләр булдыру өчен тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне карарга тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Альберт Хәләпов «Цифрлы суверенитет: стратегиядән гамәлгә» дигән нотык белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге төбәк оешмаларына чит ил программаларын алмаштыру өчен комплекслы хәл ителешләр тәкъдим итә. Мондый хезмәттәшлек технологик суверенитетны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, цифрлы куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк.
Утырышта «Биржа ЦТС» АҖ генераль директоры Виталий Хәйруллин Татарстан Республикасының биржа товар-чимал базарын үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, «Биржа ЦТС» – Россия Банкы лицензияләре буенча эшләүче оештырылган сәүдә платформасы.
«Биржа ЦТС» Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели. Шул исәптән биржа килешүләре буенча аналитика формалаштыру аша, бу чимал, ярымфабрикатлар һәм ахыргы продукция бәясе турындагы реаль мәгълүматларны исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Утырыш азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара электр энергетикасы форумына әзерлек турында хәбәр итте.
Форум электр энергетикасы бурычларын хәл итү һәм Россиянең 2050 елга кадәрге энергетика стратегиясен гамәлгә ашыру өчен төп мәйданчык булыр дип көтелә. Форумны 2026 елның апрель башында уздыру күздә тотыла. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев рәислегендә форумның оештыру комитеты расланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез