Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Равил Гайнетдингә Коръән бүләк итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп яңа срокка сайланган Равил Гайнетдингә Коръән бүләк итте.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съездында һәм XX халыкара мөселман форумында катнашты. Анда алдагы биш елга РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе өчен тавыш бирделәр. Бертавыштан мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин янәдән сайланды.

Татарстан Рәисе Равил Гайнетдиннең озак еллар ислам өммәте өчен эшчәнлеген искәртте. «Тагын да шулай уңышлы эшләрсез дип ышанам. Сезгә уңышлар!» – диде ул.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Равил Гайнетдиннең ислам дөньясындагы дәрәҗәсе, элемтәләре «Россия - ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлегендә зур ярдәм күрсәтә. Ул Равил Гайнетдингә шулай ук ислам өммәте ныклыгы, илнең бердәмлеге өчен һәм башка күпкырлы эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте.

«Барыгызга да исәнлек-саулык. Ходай Тәгалә безне ташламасын», диде Рөстәм Миңнеханов чыгышы азагында. Мөселман өчен Коръәннән дә зуррак бүләк юк икәнен искәртеп, Равил Гайнетдингә Коръән бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер бүләк тапшырды - ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин, төрле конфессияләр арасында тынычлык урнаштырудагы тырышлыгы өчен, республиканың «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре