Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы "РЕБУС-2025" III Халыкара форумы катнашучыларын сәламләде һәм әлеге чарага карата кызыксыну елдан-ел артуын искәртте.
"Форум төзелеш һәм ТКХ тармагы белгечләре арасында зур кызыксыну уятуын һәм әлеге тармакларга кагылышлы иң яхшы тәҗрибәләрне таратырга ярдәм итүен күрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Быел чарада ил төбәкләреннән һәм чит илләрдән 2,5 мең спикер катнаша. Сөйләшүнең төп темасы - төзелеш индустриясен цифраштыру һәм ТКХ.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, бу - республика өчен аеруча да әһәмиятле. Татарстан төзелеш тармагында зур уңышларга иреште. Республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелә. Соңгы биш елда гына да 15 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырылган. Моның нәтиҗәсе буларак, 610 мең гаилә тормыш шартларын яхшырткан.
2010 елдан башлап Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 тан артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Соңгы биш елда республикада 48 яңа мәктәп һәм 59 балалар бакчасы ачылды, 5 меңнән артык ишегалды һәм 4 меңнән артык күпфатирлы йорт төзекләндерелде, 331 иҗтимагый киңлек булдырылды. Соңгы биш елда Татарстанда барлыгы 22 мең объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, инвестицияләрнең гомуми күләме - 540 млрд сум.
 «Республикада төзелеш күләмен исәпкә алып, безгә төзелеш процесслары белән идарә итүне үстерү бик мөһим. Бу максатларда без төзелеш тармагының цифрлы вертикален тормышка пшырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлегенең дәүләт мәгълүмат системасы гамәлдә. Моннан тыш, проектлар белән идарә итүнең мәгълүмати системасы (ИСУП) актив кулланыла, заманча һәм куркынычсыз объектлар төзергә мөмкинлек бирә торган BIM-технологияләр кулланыла.
 Татарстанда ТКХны цифрлаштыруга аерым игътибар бирелә: торак фонды торышын мониторинглау һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру системасы гамәлгә кертелде (ТР МЖФ ГИС), ул капиталь ремонтның озак вакытка исәпләнгән программаларын төзергә мөмкинлек бирә. 2025 елда республикада 11 миллиард сумга 1 меңгә якын күп фатирлы йортны ремонтлау күздә тотыла.
«Уртак гамәлләр белән без төзелеш тармагы һәм торак – коммуналь хуҗалык алдында торган барлык бурычларны да үти алачакбыз, дип ышанам", - диде Татарстан Рәисе.
 Ул шулай ук форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлы эш теләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез