Рөстәм Миңнеханов “РЕБУС”та: “Киләчәк шәһәре – ул Казан”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанны киләчәк шәһәре дип атады. Бу хакта ул Татарстан башкаласында узучы “РЕБУС-2025” халыкара форумының пленар утырышында әйтте.

Татарстан Рәисе фикеренчә, киләчәк шәһәре – ул матур сүзләр генә түгел, ә биредә яшәүчеләрнең югары тормыш сыйфаты билгесе дә. “Киләчәк шәһәре – ул Казан”, – диде Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында “Акыллы шәһәр” компетенцияләр үзәге эксперт советы җитәкчесе Анатолий Курмановның соравына җавап йөзеннән.

Аның сүзләренә караганда, цифрлаштыру булмаса күп кенә проектлар күпкә акрынрак яки хаталар белән тормышка ашкан булыр иде. “Хакимияткә бәя бирүнең төп күрсәткече – халыкның тормыш сыйфаты. Һәм бу бер Казанда гына түгел. Башка торак пунктларда да шундый ук шарлар булырга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре