Татарстан Министрлар Кабинетында 2025 елның беренче өч аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының эшенә багышланган республика киңәшмәсе уза. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрә.
Бу елның гыйнвар–март айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 161,2 миллиард сум акча кергән, чыгымнар 107 миллиард сум тәшкил иткән.
“Бу елның беренче өч аенда вазгыять тотрыклы. Тик безгә тынычланырга иртәрәк, — диде Рөстәм Миңнеханов эш йомгаклары турында сөйләгәндә. – Хәзерге шартларда вәзгыять бик тиз үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә финанс тәртипне катгый үтәүне дәвам иттерергә кирәк”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез