Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләренә һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды

Рәис Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләренә һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына юллаячаклар.

Республикада көн саен 822 автобус 955 мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә. ֿ«Бу һәр көнне 28 мең баланы аларның мәктәпләренә илтергә һәм өйләренә алып кайтырга мөмкинлек бирә. Бүген без мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусын тапшырабыз. Быел барлыгы 150 автобус булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика программалары мөһим бурычны хәл итү – һәр торак пункт балаларына сыйфатлы белем алуны тәэмин итү мөмкинлеген бирә. «Әлбәттә, мәктәп автобусы йөртүчесенә бик зур җаваплылык йөкләнә. Иң мөһиме – балаларыбызның иминлеген кайгырту», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре