Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне, калган җәйге атналардан файдаланып, “Татарстанда җәй” проектында күздә тотылган чараларда катнашырга чакырган. “Һава торышы үзгәрә – бу атнада бераз җиләсләнә, әмма әле җәйнең тәмамлануын аңлатмый бу. Буш вакытны хәзер күбрәк саф һавада файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга мөмкин”, – дип язган Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, республика шәһәрләре паркларында һәм иҗтимагый киңлекләрендә һәр көн саен проектта каралган спорт чаралары, иҗади чаралар уздырыла. Проект кысасында 5 меңнән артыграк шундый чара үткәрелгән инде. Татарстан Рәисе республикада яшәүчеләрне гаиләләре һәм дус-ишләре белән бергә килергә чакырган.
“Катнашыгыз! Гаиләләрегез, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән килегез. Ялларыгыз файдалы үтсен!” – диелгән хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез