Очрашуда республика территориясендә иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, Росгвардия бүлекчәләренең Татарстан дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге, шулай ук хокук тәртибен ныгыту һәм гражданнарны яклау чаралары турында фикер алыштылар.
Олег Плохой Рөстәм Миңнехановка Росгвардия компетенциясенә караган мәсьәләләрне карауда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе, үз чиратында, Казанда XVI БРИКС саммитын һәм башка мөһим чараларны уздыру барышында Россия гвардиячеләренең эшен югары бәяләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез